news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит-Казан” Чемпионнар лигасының төркемнәр этабында икенче җиңүен яулады

Өйдә узган матчта Казан волейболчылары Франциянең “Пари Воллей” командасын 3:0 исәбе белән отты.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанның “Зенит” командасы волейболчылары кичә быелгы сезонның Чемпионнар лигасында өйдәге беренче матчын уздырды, анда команда Франция чемпионы “Пари Воллей”ны 3:0 исәбе белән отты. Шулай итеп, “Зенит” Чемпионнар лигасында икенче җиңүенә ирешеп, үз төркеменең лидеры булды.

Волейбол, Чемпионнар лигасы. Төркемнәр этабы.

“Зенит-Казан” (Россия) – “Пари Воллей” (Франция) – 3:0 (25:17, 25:15, 25:21).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100