news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” дөнья чемпионы исеме өчен көрәшне җиңүдән башлады

Бразилиядә волейбол буенча ир-атларның клублар арасында дөнья чемпионаты старт алды.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бразилиядә волейбол буенча ир-атларның клублар арасында дөнья чемпионаты старт алды. Казанның “Зенит” волейбол командасы чемпионатның беренче матчында Мисырның “Аль-Гаиш” командасын 3:0 исәбе белән җиңде. 

18-23 октябрьдә уза торган әлеге турнирда Казанның “Зенит” волейболчылары бишенче тапкыр катнаша инде. Әмма бер тапкыр да җиңүче булып танылганнары гына юк. Моңа кадәр Казан клубы ике тапкыр бронза һәм бер мәртәбә көмеш медаль генә откан иде.

Быелгы турнирда 8 команда көч сынаша. Алар арасында узган ел финалда Казан командасыннан өстен чыккан Бразилиянең “Сада Крузейро” командасы да бар.

“Зенит” волейболчылары чемпионатның беренче матчында ышанычлы рәвештә Мисырның “Аль-Гаиш” командасыннан өстен чыкты – 3:0.

Шунысы игътибарга лаек: көндәш команда дәрәҗәсе һәм көче буенча “Зенит”тан күпкә калышса да, казанлыларның баш тренеры Владимир Алекно старт составында барлык лидерларны да уенга чыгарды. Азактан остаз моны: “Озын-озак юлдан соң бер тапкыр гына күнегү уздырган волейболчыларга уен ритмын тоярга кирәк иде”, – дип аңлатты.

Волейбол. Клублар арасында дөнья чемпионаты. А төркеме. 1 нче тур.

“Зенит” (Казан, Россия) – “Аль-Гаиш” (Каһирә, Мисыр) – 3:0 (25:14, 25:19, 25:15).

Чираттагы уенны “Зенит” волейболчылары җомгага каршы төндә Бразилиянең “Крузейро” командасына каршы үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100