news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының беренче уенында җиңде

Казан волейболчылары, бишенче сетта ике очкога өстен чыгып, уенны үз файдаларына төгәлләделәр.

“Зенит” Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының беренче уенында җиңде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 3 апрель кичендә Казанның “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының беренче уенын үткәрде. Әлеге матчта Казан волейболчылары Италиянең “Перуджа” командасын җиңде. Уен Италиядә Перуджа шәһәрендә узды.

Бу уенда дүрт ел “Зенит”та уйнаган һәм 2018 елның җәендә Италиянең “Перуджа”сына күчкән Вильфредо Леон да катнашты. Аңа күптән түгелге командадашлары белән сетканың икенче ягында күрешергә туры килде.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы алга чыкты: 0-1 (22:25).

Икенче сетта “Перуджа” волейболчылары оттылар: 1-1 (26:24).

Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды: 1-2 (25:27).

Дүртенче сетта “Перуджа” волейболчылары гомуми исәпне тигезләштерә алдылар: 2-2 (25:20).

Бишенче сетта (тай-брейкта) һәм гомуми исәп буенча “Зенит” волейболчылары җиңү яуладылар: 2-3 (13:15).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының икенче уенын “Зенит” һәм “Перуджа” командалары Казанда Волейбол үзәгендә үткәрәчәк. Матч 10 апрель 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100