Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Зенит” Берлиннан икенче урынны яулап алып кайта
Казанның “Зенит” волейболчылары Чемпионнар лигасы финалында җиңелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 18 май кичендә Казанның “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасының финал этабында җиңелде һәм әлеге ярышта көмеш медальләр иясе булды. Финалда Казан волейболчылары Италиянең Чевитанова-Марке шәһәренең “Кучине-Лубе” командасы белән көч сынашты. Уен Берлинда узды.
Чемпионнар лигасы – Европаның әйдәп баручы волейбол командалары ярышы. Дүрт ел рәттән бу ярышта чемпион титулын яулаган “Зенит” бу сезонда икенче булып калды. Узган 2017-2018 еллар сезонында да Казан волейболчылары финалда шул ук “Кучине-Лубе” командасы белән очрашкан иде. Ул вакытта җиңелгән Италия волейболчылары быел чемпион калдылар.
Беренче сетта “Зенит” 9 очкога алга чыгып җиңде: 1-0 (25:16).
Икенче сетта Чевитанова-Марке волейболчылары оттылар: 1-1 (15:25).
Өченче сетта да “Кучине-Лубе” командасы өстенлекне алды: 1-2 (12:25).
Дүртенче сетта һәм гомуми исәп буенча “Зенит” оттырды: 1-3 (19:25).
"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лехошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз