news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зенит» 12 нче тапкыр Россия чемпионы булды

«Зенит» үз тарихында 12 нче чемпион титулын яулады. Бу хакта клубның рәсми порталында хәбәр ителә. Россия Премьер-Лигасының 30 нчы тур матчында Петербург клубы «Ростов» командасын җиңүгә иреште һәм үзенә беренче урынны гарантияләде.

Шулай итеп «Зенит» илнең иң көчле командасы статусын раслады. Элегрәк зенитлылар 1984, 2007, 2010, 2012, 2015, 2019, 2020, 2021, 2022, 2023 һәм 2024 еллардагы чемпионатларда җиңгән иде.

«Зенит» – барлык иң югары ил бүләкләрен: чемпионат, Кубок, Суперкубок һәм Премьер-лига кубогын, шулай ук ике халыкара трофей – Кубок һәм УЕФА Суперкубогын яулаган бердәнбер Россия клубы. Гомумән алганда, клуб 31 трофей иясе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot