Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзенчәлекле тамашалар
Үзенчәлекле тамашалар
(Ульяновски, 22 декабрь, «Татар-информ», Айрат Ибраһимов). Узган атнада Димитровград һәм Ульяновски тамашачысы Айдар Галимовның яңа концертын бик җылы кабул итте. Сәбәбе аның сагындырып килүендә генә түгел, тамашаның үзенчәлекле булуында да. Концерт кына түгел – театральләштерелгән тамаша алып килгән Айдар.
Сәхнәнең бизәлешендә дә, моңында да, биюләрендә дә шәрык төсмерләре бар. Айдар үзе дә дәрвиш кыяфәтенә дә кереп, солтан таләпләре буенча, ул теләгән әкиятләрне җыр итеп халыкка җиткерә барды. Һәр җыр бию белән дә бизәлгән иде. Дөрес, тәнәфес вакытында милли биюләр булмавына канәгатьсезлек сүзләре дә ишетелгәләде. Ләкин биюләрне куючының татар түгеллеге күзгә бәрелсә дә, гомумкешелек кичерешләре барлык милләтләр өчен дә аңлаешлы.
Ә җырларга килсәк, Айдар элеккечә үк үзенең асылына тугрылыклы калган. Аның репертуары, нигездә, халыкчан җырлардан төзелгән. Әйтик, Илһам абый Шакировның “Син сазыңны уйнадың” җыры – үзе үк халык моңының чагылышы булып тора бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз