Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Земство мәдәният хезмәткәре» программасына гариза бирү 10 августка кадәр озайтылды
Татарстан Республикасында «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы буенча гаризалар кабул итү срогы 2026 елның 10 августына кадәр озайтылды. Аның кысаларында авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә күчеп киткән мәдәният хезмәткәрләренә бер мәртәбә 1 миллион сум түләү каралган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар minkulttatarstan@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.
Барлык шартлар белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында «Татарстан Республикасының Земство мәдәният хезмәткәре» программасы бүлегендә танышырга мөмкин.
Программа «Кадрлар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына ирешүгә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз