news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Земфира Гыйльметдинова туган авылында — Балыклыда җирләнә

Танылган журналист кичә иртәнге якта вафат булды.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле журналист Земфира Гыйльметдинова туган авылында җирләнә.

«Татмедиа»да оештырылган хушлашу мәрасименнән соң танылган журналистның җәсәден Теләче районының Балыклы авылына алып кайтып киттеләр.

Земфираны озатырга халык күп җыелган иде. Алар арасында артистлар, журналистлар, язучылар күп иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Хушлашу сүзләрен Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов әйтте.

Якын дуслары Гөлнәзирә Талипова, драматург Данил Салихов, Илсур Мортазин һәм башкалар истәлекләре белән уртаклашты.

  • Земфира Гыйльметдинова кичә иртән ковидтан дәваланганнан соң тернәкләнә алмыйча хастаханәдә вафат булды.
  • Земфира Гыйльметдинова төрле елларда Мамадыш районы халык театрында, «Сәхнә» журналында һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләде. Заманында Фердинанд Сәлахов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова төркемнәрендә иҗат итте. Сентябрьдән Казан шәһәре башкарма комитетында Милли эшләр буенча бүлек җитәкчесе иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot