news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Земфира Досаева соңгы юлга Мәскәүдә озатыла

Бүген Тинчурин театрының сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаеваның вафаты турында билгеле булды

Земфира Досаева соңгы юлга Мәскәүдә озатыла
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(3 март, Казан, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Земфира Досаева соңгы юлга 4 март көнне Мәскәүдән озатыла. Бу хакта Тинчурин театры хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә. 2 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 85 нче яшендә вафат булды», — дип яза театрның матбугат үзәге.

  • Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1964 елда Казанга чакырыла һәм Республика татар күчмә — бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли башлый. 1974 елда А. В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый.
  • Татар театр сәнгате йолдызы З.Досаева иҗатының беренче көннәреннән үк үзен әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул иҗат дәверендә Фәүзия («Әнә килә автомобиль» Ф.Яруллин), Нина («Зарыгып көткәнем» А.Салынский), Галя («Хыянәтче» А.Макаенок), Әминә («Шикәрем син, балым син» А.Гыйләҗев), Хурия («Ефәк баулы былбыл кош» А.Гыйләҗев), Мәдинә («Җәяүле Мәхмүт» М.Кәрим), Гайнавал («Ташкыннар» Т.Гыйззәт), Бану («Хикмәтле доклад» К.Тинчурин), Рәсиха («Әниемнең ак күлмәге» Ш. Хөсәенов), Гөллия («Гармун уйный беләсеңме?» Т.Миңнуллин), Җиһан («Аршин мал алан» У.Гадҗибәков), Октябрина («Аты барның — дәрте бар» Н.Гаетбай), (Р.Хәмид «Исәнлеккә-саулыкка» Мәдинә) кебек югары профессионализм белән сугарылган бихисап рольләр башкарды.
  • Татарстанның халык артисткасы, сәхнә ветераны Земфира Досаева үз геройларын һәрчак тамаша дәвамында үсә барган дәрт, эчке тулылык, психологик дөреслек белән иҗат итте. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде. 

Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Земфира Исхак кызы Досаева тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot