Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Татарстанның җир күзәтчелеге авыл хуҗалыгы җирләренең 8 процентын колачлаган
2025 елда Татарстанда җир күзәтчелеге чараларын үткәргәндә 450 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре тикшерелгән, бу республикадагы барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 8 процентын тәшкил итә. Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бер ел эчендә җир законнарын бозуның 1 меңнән артыгы ачыкланган. Аларның 246 очрагы – каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру, 94е - карьерлар эшкәртү, ә калганнары башка хокук бозуларга карый.
Закон бозулар белән файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 45 мең гектардан артып киткән, шул ук вакытта, 20 мең гектарда хилафлыклар бетерелгән һәм җирләр хуҗалык әйләнешенә кире кайтарылган.
Борһанова ачыклык керткәнчә, хокук бозулар исәбенә кишәрлекләрне үз белдегең белән үзләштерү һәм җирләрне максатчан файдаланмау, шул исәптән кибетләр, кафелар, автозаправка станцияләре һәм максатчан билгеләнештә каралмаган башка объектлар урнаштыру керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз