Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зеленский Путин белән очрашырга теләве турында белдерде
Украина Президенты Владимир Зеленский Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшергә түгел, ә аның белән шәхсән очрашырга теләвен белдерде. Ул бүген Германиядә узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта, Киев режимы башлыгы сөйләшүләр өчен Мәскәүгә килүдән тагын баш тартты.
Элегрәк Владимир Путин, әгәр Зеленский диалогка әзер булса, Мәскәүгә килә алуы турында берничә тапкыр белдергән иде. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков та очрашу буенча Россия ягының позициясе билгеле булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Зеленский Россия башкаласына килә ала, биредә аның иминлеге тәэмин ителәчәк. Шул ук вакытта, Песков искәрткәнчә, Зеленский нинди карарлар кабул итәргә кирәклеген белә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз