news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зеленский офисында Путин тәкъдим иткән шартларга карата фикер белдерделәр

Украина Президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Россия Президенты Владимир Путин сөйләшүләр башлау буенча тәкъдим иткән шартларда «тынычлык турында бернинди яңа тәкъдимнәр» күрмәгән. Бу хакта ул X (элекке Twitter) социаль челтәрендә язган.

Подоляк фикеренчә, Россия лидерының тәкъдимнәрен тормышка ашыру Украинаның суверенит һәм субъектлыктан баш тартуын аңлатыр, ә блоктан тыш статус аны яклаусыз итәр иде. Шул ук вакытта санкцияләрне гамәлдән чыгару Россиягә үз сәясәтен тормышка ашыру өчен күбрәк ресурслар бирер иде.

Гомумән, Украина лидеры офисы киңәшчесе РФ Президентының инициативасын «халыкара хокук өчен югары дәрәҗәдә мыскыллау» һәм «ялган кыланыш» дип саный.

Моңарчы «Татар-информ» Путин Украина белән тынычлык турында сөйләшүләр башлау буенча шартларны атады, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100