news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зеленский мобилизацияне катгыйландыру турындагы законны имзалады

Украина Президенты Владимир Зеленский мобилизацияне катгыйландыру турындагы гаугалы законны кабул итте. Аның буенча хакимиятләр Украина Кораллы көчләре сафларына йөзләгән мең украиналыны чакыра алачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бүген, 16 апрельдә, проектны Югары рада спикеры Руслан Стефанчук имзалады, шуннан соң документ дәүләт башлыгына имзага җибәрелде. Парламент сайтында законның Президент имзасы белән кире кайтарылганы күрсәтелгән инде.

Украинада ни өчен мобилизацияне катгыйландыру турында гаугалы закон кабул итүләре турында «Татар-информ» күзәтүчесе Альберт Бикбов сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100