news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зеленоград Татар автономиясе вәкилләре ат спорты ярышларында призлы урыннар алды

Мәскәү шәһәренең Зеленоград административ округы Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре ат спорты ярышларында катнашуын уңышлы дәвам итә.

Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең Төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Maxima» ат-спорт комплексында узган конкур буенча ярышларда «Лошади Добра» ассоциациясе әгъзалары үзләренең остазы - Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм ассоциация президенты Шамил Какушкин җитәкчелегендә Maxima Masters финалында призлы урыннарга лаек булган һәм спорт разрядларын үтәгән.

Ярышларда Залив кушаматлы атта беренче урынны яулаган 2021 һәм 2022 елгы Сабан туйларының җиңүчесе Альбина Коробованы үз осталыгын чираттагы мәртәбә раслаган.

«Команданы югары нәтиҗәләре һәм яңа җиңүләре белән котлыйбыз!» - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot