Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән суды исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене мәҗбүри эшләргә хөкем итте
Казанның Яшел Үзән судында исерек килеш машина белән идарә иткән өчен Александр Яковлевка карата хөкем карары чыгардылар, ул моңа кадәр медицина тикшерүеннән баш тарткан булган.
«Узган елның сентябрендә исерек хәлдәге ир-ат Toyota Camry автомобиле белән идарә иткән. Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспектында төнге сәгать икеләр тирәсендә ул юл-патруль хезмәте патрулен күреп алган һәм машинасын туктата, пассажир урынына күчеп утырган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар», - дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә.
Медицина тикшерүе узган вакытта аның канында ике промилледән артык алкоголь тапканнар. Соңрак Александр Яковлев судта гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде, ул шулай ук ике ел да ун айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз