news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 ноябрьдә Уникаль осталык үзәгендә Яшел Үзән районын тәкъдим итү чарасы узачак

30 ноябрьдә Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе кысаларында Яшел Үзән районын тәкъдим итү чарасы узачак. Бу хакта Таткультресурс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкнең үзенчәлеге белән танышу, фермерлар җитештергән продукциядән авыз итү һәм җирле коллективлар иҗаты белән хозурлану өчен чарага бөтен гаилә белән килергә чакыралар. Керү ирекле.

Бәйрәм программасына түбәндәгеләр кергән:

  • Җирле рәссамнарның картиналарыннан торган «Минем Яшел Үзәнем», «Мәдәниятләр бәйләнеше» күргәзмәләре һәм «ВасильевФест» проектын тәкъдим итү;
  • «Безнең йортыбыз – Россия» ярминкәсе, фермерлар җитештергән продукция һәм һөнәрчеләр эшләнмәләрен сату;
  • Балалар һәм өлкәннәр өчен халык-гамәли иҗаты һәм милли кулинария буенча осталык дәресләре;
  • Каюм Насыйри рецептлары буенча әзерләнгән чәй һәм Шырдан катыгын татып карау;
  • «Хезмәт батырлыгы юлларыннан» китап күргәзмәсе, туган якны өйрәнү буенча викториналар һәм «Су анасы» фильмын күрсәтү;
  • Туристик маршрутларны тәкъдим итү һәм якташлар белән очрашу.

18:00 сәгатьтә шәһәр һәм район иҗат коллективларының зур гала-концерты була.

news_right_1
news_right_2
news_bot