news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзебездә җитештерелгән продукцияне куллану файдалырак та, сыйфатлы һәм иминрәк тә

Соңгы вакытларда Татарстанга чит төбәкләрдән сыйфатсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы туклану продуктлары кертү фактлары ешайган

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Соңгы вакытларда Татарстанга чит төбәкләрдән сыйфатсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы туклану продуктлары кертү фактлары ешайган. Мурманскидан, мәсәлән, чит ингредиентлар кушылган тәрәч балыгы уылдыгы һәм бавыры паштеты, Ульяновски өлкәсеннән стандартларга җавап бирмәгән атланмай, Түбән Новгородтан стафилококк белән зарарланган салат продукциясе, Мари Эльдан микробиологик күрсәткечләре буенча стандартларга җавап бирмәгән ит продуктлары һ.б. кертелүе мәгълүм. Бу мәгълүматларны бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР идарәсе җитәкчесе Виктор Морозов җиткерде. Очрашу туклану продуктларының сыйфаты хакында сөйләшүгә багышланган иде. Брифингта шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашты.
Виктор Морозов аңлатуынча, Роспотребнадзорның ТР идарәсе 2005 елдан башлап Татарстан җитештерүчеләре тәкъдим итә торган һәм чит төбәкләр, илләрдән кертелә торган продукциянең сыйфатына һәм иминлегенә чагыштырма мониторинг уздыра. Шул рәвешле, ел саен туклану продуктларыннан сыйфат һәм иминлек күрсәткече буенча 30 меңгә якын, ә микробиологик күрсәткечләр буенча 42 мең проба алына. Мониторинг күрсәткәнчә, үзебезнең җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукциянең 3,6 проценты, чит илдән кертелгән продукциянең 5,7 проценты, чит төбәкләрдән кайтарылган продуктларның 6,6 проценты тиешле стандартлардан ерак тора. Моннан күренгәнчә, сыйфатсыз продукциянең зур өлешен читтән кертелгән азык-төлек тәшкил итә. Виктор Морозов ассызыклавынча, нәкъ менә ерак аралардан транспортировкалаганда, товарны бу аралыкта базаларда саклаганда таләпләрнең үтәлмәве кирәкле температура режимы бозылуга һәм азыкның ашау өчен яраксызга әйләнүенә китерә. Мондый очраклар кош ите һәм сөт продукциясендә аеруча еш очрый икән. Татарстанда җитештерелгән кош итенә караганда, читтән кайтарылган кош итенең сыйфаты тиешле таләпләргә ике тапкыр күбрәк җавап бирми. Сөт продукциясе буенча аерма 3 тапкырга җитә.
Кулланучылар базары иминлеген саклау максатыннан, Роспотребнадзор полиомиелит эпидемиясе башланган Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш кертүне тыйган. Виктор Морозов республикада да карантин чаралары баруын ассызыклады.
Бүген билгеләп үтелгәнчә, сыйфатыз продуктлар бик еш кечкенә ларекларда сатыла. Тик эре сәүдә нокталары да бу хатадан азат түгел. Мәсәлән, “Магнит” кибетләренең куллану вакыты чыккан сыер ите консервасы һәм майонез, “Реал”, “Вестер” челтәрләренең сыйфатсыз балык, “Метро Кеш энд Керри”, “Карусель” нең куллану вакыты чыккан кайбер төр продуктлар сатканлыгы мәгълүм. Мондый сыйфатсыз продуктлар тикшерүләр барышында ачыкланып, әйләнештән алына, ди Виктор Морозов. Узган ел шундый 252 тонна продукция кулланылыштан алынган булса, быел беренче кварталда 430 килограмм сыйфатсыз продукция яраксызга чыгарылган. Роспотребнадзор идарәсенең Дәүләт алкоголь инспекциясе белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, узган ел стандартларга җавап бирмәгән 221 мең литр алкоголь продукциясе тоткарланган. Виктор Морозов белдергәнчә, гамәлдәге федераль законнар нигезендә, контроль органнары сәүдә өлкәсендә эшмәкәрлек субъектларын 3 елга 1 тапкыр гына тикшерергә тиеш. Гаделсез эшмәкәрләр шушы моменттан файдалана да. Брифингта билгеләп үтелгәнчә, куллану базарында тәртип урнаштыру өчен кулланучылар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Алар сәүдә нокталарында сатып ала торган продукциягә бик нык игътибар итәргә тиеш. Сыйфат буенча дәгъвалар 236-93-52,272-28-19 “кайнар линия” телефоннары буенча кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100