Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзебезчә туй
Үзебезчә туй
(Ульяновски, 30 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында чын мәгънәсендә Ислам дине таләпләре буенча оештырылган туй мәҗлесе булды.
Биредә имам-хатиб вазифаларын Ибраһим хәзрәт Яхшыморатов үз өстенә алгач, диннең торышы күзгә күренеп яхшырды. Мәчет карамагындагы мәдрәсә бинасында гына түгел, мәктәптә дә дин дәресләре башланды. Мәктәп хезмәткәрләренең байтагы намазга басты. Укучылар арасында да үзләрен мөселманча тотучы балаларыбыз ишәя бара.
Ләкин кайбер ата-аналарда һаман да кызыбыз мәдрәсәдә укыса, яки озын күлмәк киеп һәм яулык бәйләп йөрсә, аңа киләчәктә эш тә, кияү дә табылмас, дигән фикер яши икән. Шөкер, ифрат та тәрбияле һәм дини гаиләдә үскән Рәзилә Илһам кызы Хәйруллинаның туе бу ялгышны исбатлаучы бер вакыйга булып тора. Аңа эш тә табылган, кияү дә. Рәзилә Ульяновскида Татарстанның Буа районы Суыксу авылы имамы – яшь егет Марат Әнвәр улы Таҗетдинов белән танышкан.
Ибраһим хәзрәт әйтүенчә, шулай итеп чын мөселман гаиләсе туды. Туйлары да үзебезчә үткән: яшьләр арасында төрле ярышлар һәм уеннар оештырылган, беркем дә аракыны искә төшермәгән, тирән эчтәлекле вәгазьләр яшәешнең мәгънәсе һәм максаты турындагы әңгәмәләр белән тулыландырылган. Әмма туй җырсыз-биюсез булмый. Яшьләр рәхәтләнеп биегәннәр дә, җырлаганнар да.
Кыкасы, чын мөселманча оештырылган туй мәҗлесе күңелле дә, әхлакый яктан чистарак та узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз