Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Татар бренды” турында матбугат клубы утырышы уздыра
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Татар бренды” турында матбугат клубы утырышы уздыра
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 18 гыйнвар көнне ТР Журналистлар берлегендә “Үзебез” яңа буын хәрәкәтенең матбугат клубы утырышы узачак. Шәһәр мохитендә татар мәдәниятен күтәрү максатыннан оештырылган әлеге матбугат клублары утырышының чираттагысы “Татар бренды” темасына багышлана. Аны Казан дәүләт университеты аспиранты (гамәли политология кафедрасы), PR технологияләр буенча белгеч, “Үзебез” хәрәкәте координаторы Илшат Сәетов оештыра. “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторлары – “Азатлык” радиосы хезмәткәре Рәфис Җәмдиханов, ТР Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина, “Идел” журналы хезмәткәре Рузия Сафиуллина, КДУ матбугат үзәге хезмәткәре Руслан Айсин татар бренды турында фикер алышу һәркемгә кызыклы булуын ассызыклый.
Гомумән “Үзебез” күбрәк шәһәр мохитендә тәрбияләнүче татар яшьләрен кызыксындыра торган темаларга мөрәҗәгать итә. Шулай ук “Үзебез” яңа буын хәрәкәте якын тирәдә татар җыры язмышы, сәхнә имиджы, милләт һәм экологик мохит, Казанның милли йөзе, татар теле язмышы, милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган матбугат клубы утырышларын уздырырга фаразлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз