Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда, пассажирларга уңайсызлык тудырган өчен, авиакомпанияне штрафка тартканнар
Татарстанда, пассажирларга тиешенчә хезмәт күрсәтмәгән өчен, авиакомпанияне штрафка тартканнар. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, 2026 елның апрелендә Казан аэропортында начар һава шартлары аркасында Иркутскига рейс тоткарланган. Пассажирлар очышны 30 сәгатьтән артык көткәннәр. Әмма, Татар транспорт прокуратурасы үткәргән тикшерү материалларыннан күренгәнчә, авиакомпания үз клиентларын кунакханәгә вакытында урнаштырмаган.
Авиакомпания җитәкчесенә тиешле күрсәтмә бирелгән. Транспорт прокуроры киләчәктә шундый ук закон бозуларга юл куймау буенча чаралар күрүне таләп иткән.
«Прокуратура материаллары буенча, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) авиакомпанияне РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.4 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарткан (норматив хокукый актлар таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү) - 30 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләгән», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз