news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның татар җанлы архитекторы Шамил Хәкимов төзегән биналар җир тетрәүгә бирешми

Бохара шәһәрендә туып-үскән фән докторы, дәүләт премиясе лауреатының әнисе - Татарстанның Әтнә районы кызы.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Ташкентта бик күп татар архитекторлары эшләгән. Үзәк мәйдандагы Курантны Мөхәммәтшин фамилияле милләттәшебез корган. «Ташкент» кунакханәсен, аның каршындагы фонтанны, торак йортлар, тагын бик күп биналарның авторы – Мидхәт Булатов. Ул – Халыкара күләмдә танылган галим, фәннәр докторы, зур кыйммәткә ия китаплар авторы. Кино йорты, Рәссамнар берлеге бинасы – егерме елга якын Ташкент шәһәренең баш архитекторы булып эшләгән Рафик Хәйретдиновның хезмәтләре. Мидхәт Вахитов проектлаган биналар бөтен Үзбәкстан буйлап таралган. Татар архитекторлары төзегән биналар нинди генә җир тетрәүләр булса да, җимерелмәгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында - оешманың матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи язмасында әйтелә.

Үзбәкстанда һәм Россиядә танылган милләттәшләребезнең тагын берсе - фән докторы, дәүләт премиясе лауреаты, Үзбәкстан архитекторлар берлеге әгъзасы Шамил Габдулла улы Хәкимов Бохара шәһәрендә туып-үссә дә, әнисе – Татарстанның Әтнә кызы – аңа туган телнең барлык кыйммәтләрен ана сөте белән бергә биргәндер, мөгаен.

Шамил ага - гаҗәеп зыялы, затлы, горур татар. Аның белән сөйләшкән саен, татар теленең матурлыгына, байлыгына сокланасың.  Дөрес, Шамил Хәкимов тел белгече түгел, төп хезмәте – шулай ук архитектура өлкәсе. Ул зилзиләгә – җир тетрәүгә каршы тора алырлык биналар төзү белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә шәһәрдәге «Ташкент», «Дедеман» кунакханәләре, Сенат бинасы реконструкцияләнгән.

Шамил аганың бөтен максаты – борынгы биналарны төзекләндерү эшләрен башкарганда, тышкы кыяфәтен саклап калу. «Заманында без бөтен союз буйлап йөрдек. Корган биналарыбыз ил буйлап», – ди Шамил Абдулла улы Хәкимов. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә ул төзегән биналар күз явын алырлык матур һәм җир тетрәүгә чыдам.

Шамил Абдулла улының 130 фәнни хезмәте һәм монографияләре бар. Аның 30га якыны чит илләрдә дөнья күргән.  Шамил Хәкимовның исеме Бөтендөнья төзелеш энциклопедиясенә дә кертелгән.

Шамил ага татар җырларына гашыйк кеше. Ул - сәнгатькә, җырга-моңга бай татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең гармунын ул бүген дә күз карасыдай кадерләп саклый. Алай гына да түгел, әбисенең үз куллары белән тукыган сөлгеләре, намазлыклары да Шамил абый өчен кадерле гаилә ядкаре икән. Әтисеннән калган татар җыры пластинкалары да хөрмәттә.

Илһам Шакировның үзен, иҗатын ихтирам итә. Аның бик күп язмалары Шамил аганың архивында зур урын алган. 1973 елда дөнья күргән «Җырчы» дигән китапта бөек җырчының үз куллары белән язып калдырган мондый теләкләре бар: «Шамил! Синең татар җырларын яратуыңа бик шатмын, синдәй татар күбрәк булсын иде! И. Шакиров».

"Шамил Хәкимов – Үзбәкстанда татар милли тормышында була торган вакыйгаларда төп терәкләрнең берсе. Милләт өчен башкарган барлык хезмәтләре өчен аңа 2013 елда Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – медале тапшырылды, 2017 елда Татарстан Презедентының Рәхмәте белдерелде. Ул моңа, һичшиксез, лаек! ", - диелә Гөлназ Шәйхи язмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100