Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстанның Президент сайлауларында алдан тавыш бирү башланды
Үзбәкстанда ил башын сайлаулар 2 сентябрьдә республиканың беренче Президенты Ислам Кәримов вафат булу сәбәпле уза.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) Үзбәкстанда 4 декабрьгә билгеләнгән Президент сайлаулары уңаеннан, бүген алдан тавыш бирү башланды, дип хәбәр итә "ТАСС".
Дәүләт башлыгы вазифасына хәзерге вакытта Президент вазифасын башкаручы Премьер-министр Шәүкәт Мирзиеев, аны кандидат итеп Эшмәкәрләр һәм эшлекле кешеләр хәрәкәте – Либераль-демократик партия тәкъдим иткән, шулай ук Үзбәкстанның Халык-Демократия партиясеннән Хатамжон Кетмонов, Үзбәкстанның “Милли Тикланиш” Демократик партиясеннән Сәрвәр Отамуратов һәм “Адолат” социаль-Демократик партиясеннән кандидат Нариман Умаров дәгъва итә.
Закон буенча алдан тавыш бирү сайлауларга кадәр ун көн алдан башлана һәм аңа бер көн кала тәмамлана. Бу вакытта сайлау участокларының эш вакытын округ сайлау комиссияләре билгели. Сайлауларда вакытыннан алда катнашу өчен сайлаучы яшәү урыны буенча участок комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм ни өчен сайлау көнендә тавыш бирә алмавының сәбәбен күрсәтергә тиеш. Аның тавыш биреп калдырган сайлау кәгазе сайлау көнендә сайлау тартмасына салыначак.
Үзбәкстанда 21 435 миллион сайлаучы исәпләнә. Барлыгы 9378 сайлау участогы эшләячәк, шул исәптән 28 илдә 44 дипломатик вәкиллекләрдә дә участоклар булдырылган. Россиядә сайлау участоклары Мәскәүдә Үзбәкстанның вәкиллегендә һәм Новосибирскида Генераль консуллыкта оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз