news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның Карши шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Кичәдә катнашучылар үзәк ансамбленә йөрүче Рухшона Әкбәралиеваның чыгышын көчле алкышларга күмде. Ул Муса Җәлилнең «Катыйльгә» шигырен укыды.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 16 февральдә Үзбәкстанның Карши шәһәрендә Кашкадәрья өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгендә татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәкнең директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучылары халыкара Пушкин премиясе лауреаты Фирүзә Ихсанова үзенең чыгышында интернационалист-шагыйрьнең күпкырлы иҗаты, аның Татарстанның опера сәнгатенә зур өлеш кертүе, балаларга атап язылган шигырьләре, «Моабит дәфтәре»нең әһәмиятенә тукталды.

Кичәдә катнашучылар үзәк ансамбленә йөрүче Рухшона Әкбәралиеваның чыгышын көчле алкышларга күмде. Ул Муса Җәлилнең «Катыйльгә» шигырен укыды.

Зәйнәп Мусина, Зифа Сәйфуллина, Алия Храмова башкаруындагы «Күбәләгем», «Зәңгәр күлмәк», «Беренче мәхәббәт», «Уфтанма» кебек татар халык җырларын тамашачылар яратып кабул итте, аларга үзләре дә кушылып җырлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100