news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның беренче президенты Ислам Кәримов ядкәре Ташкент мәчетенә тапшырылган

Үзбәкстанның беренче президентының җәмәгате Татьяна Кәримова һәм кызы Лола Кәримова-Тилляева "Минор" мәчетендә булып, ядкәрне бүләк итеп калдырганнар.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Мөселман реликвиясе -Үзбәкстанның беренче президенты Ислам Кәримов ядкәре булган япманы - кисвәне (Мәккәдә Кәгъба өстенә ябыла торган алтын белән чигелгән япма) Ташкентның "Минор" мәчетенә тапшырганнар, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Исегезгә төшерәбез: Үзбәкстанның беренче президенты Ислам Кәримов быел 2 сентябрь көнне 78 яшендә инсульт кичерү нәтиҗәсендә бакыйлыкка күчте. Ул үз ватанында Сәмаркандта мөселман йолалары буенча җирләнгән.

Үзбәкстанның беренче президентының тол калган җәмәгате Татьяна Кәримова һәм кызы Лола Кәримова-Тилляева "Минор "мәчетендә булып, әлеге ядкәрне бүләк итеп калдырганнар, дип хәбәр иткән агентлык чыганагы. Аның сүзләренчә, кисвәне Кәримовка Согуд Гарәбстаны короле Арави Фахд 1992 елны Үзбәкстан башлыгы Мәккәгә хаҗ кылырга баргач бүләк иткән булган.

Идарәдә хәбәр итүләренчә, кунаклар мәчетне караганнар, территорияне төзекләндерү эшләре белән танышканнар һәм шулай ук Ташкентның баш имам-хатыйбы Әнвәр-кори Турсунов белән очрашканнар.

Узган җомгада Ташкент районнарының берсендә реставрациядән соң Үзбәкстанның беренче президенты исеме белән "Ислам Ата" мәчете ачылган. Төзекләндерү эшләре Кәримова-Тиляева һәм аның ире - эшкуарТимур Тилляев хисабыннан алып барылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100