Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстаннан күченеп кайткан ирнең гәүдәсе янган хәлдә табылган
Апас төбәгендә ноябрь аенда шуңа охшаш хәл булган
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Апас районындагы Югары Ындырчыда кеше үлеме белән бәйле тагын бер янгын очрагы кабатланды. Үзбәкстанда яшәп, 6 еллар элек районыбызга күченеп кайткан 1959нчы елгы ир-атны төтенгә баткан өендә гүдәсенең урта бер өлеше янган хәлдә табып алалар. Ул яткан җирдә тәмәке төпчекләре табыла. Янгын сүндерүчеләр фаразлавынча, янгын тәмәке тартканда саксыз кылану нәтиҗәсендә чыккан булырга мөмкин. Шулай ук хуҗа кешене салмыш килеш күрүчеләр дә булган. Әлеге авылда шушыңа охшаш хәл ноябрь аенда да кабатланган иде, дип белдерә районның “Йолдыз” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз