Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстандагы Татар һәм башкорт аксакаллары советы җитәкчесе Яңа ел белән котлады
«Яшьләр — бар нәрсәнең нигезе, үткәннәр турында истәлекләр аларга җирдән югары күтәрелеп китмәскә ярдәм итәр», диелә котлауда.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасында Татар һәм башкорт аксакаллары советы рәисе Рим Гыйниятуллин ватандашларны Яңа ел белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Ул котлавында үзбәк мәкален искә төшерә: «Сувниг кадри чанкаганда билясан, кариндошинигни юкоткач согинасан», ягъни, «Су кадерен сусаганда, туганнар кадерен аларны югалткач беләсең».
«Өлкәннәр санаулы гына калды. Яшьләр — бар нәрсәнең нигезе. Үткәннәр турында истәлек җирдән югары күтәрелеп китмәскә ярдәм итәр. Бу хакта гомуми күләме 1 кг 987 грамм булган совет, үзбәк, Россия, башкорт һәм татар бүләкләренә лаек булган кеше әйтә», — диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз