Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстандагы Карши шәһәре татарлары дуслык агачы утырткан
Халыкара толерантлык көненә һәм Милли толерантлык атналыгына багышланган чараларда татар-башкорт милли мәдәни үзәге вәкилләре актив катнашкан.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Карши шәһәрендә Халыкара толерантлык көненә һәм Милли толерантлык атналыгына багышланган акцияләрдә татар-башкорт милли мәдәни үзәге вәкилләре дә катнашкан.
Катнашучылар сынлы сәнгать һәм халык-гамәли иҗат әсәрләре, милли мәдәни үзәкләрнең күргәзмәләре, фольклор ансамбльләр һәм милли мәдәни үзәкләрнең үзешчән артистлары чыгышлары белән танышкан, конференциядә булган. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итте.
Илдар Рәхмәтуллин җырларын татар биюләрен биегән Бахор һәм Диёр Ибраһимовларны, Әминә Әгамбәрдиеваны тамашачылар көчле алкышларга күмде, диелә хәбәрдә.
Акциядә катнашучылар Карши шәһәренең Дуслык йорты ишегалдында агачлар утырткан. Алар күпмилләтле Үзбәкстанда яшәүче милләтләрнең һәм халыкларның бердәмлеге һәм үзара хөрмәтен гәүдәләндерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз