news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда танылу алган татар шәхесләре энциклопедиясен булдыру ниятләнә

"Бу эшне башкарып чыгу мөмкин, әмма әзер энциклопедияне бастыру финанс чыгымнар сораячак", – ди татар үзәге вәкиле Руслан Хәкимҗанов.

(Ташкент, 13 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Ташкентның татар иҗтимагый-мәдәни мәгърифәтчелек үзәге вәкилләре Үзбәкстанда танылу алган, биредә югары вазифага ирешкән татар шәхесләре энциклопедиясен әзерләячәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә үзәкнең идарә әгъзасы Руслан Хәкимҗанов хәбәр итте.

Үзбәкстандагы күренекле татар шәхесләре энциклопедиясен төзү идеясе үзәкнең соңгы утырышында тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта бу эшне башкарачак төркем туплана, аны Үзбәкстан Республикасы фәннәр академиясенең тарих институты галиме Ренат Шиһабетдинов җитәкләр дип көтелә. Мәгълүмат җыюда Ташкент татар иҗтимагый-мәдәни мәгърифәтчелек үзәге вәкилләре дә катнашачак.

"Бу эшне башкарып чыгу мөмкин, әмма әзер энциклопедияне бастыру финанс чыгымнар сораячак", – ди Руслан Хәкимҗанов.

Үзбәкстан татарлары арасында зур танылу алган шәхесләр – Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов, Татарстанның атказанган артисты, Үзбәкстан милли телерадиокомпаниясе журналисты Рәйхан Мәннәпова, Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова, җырчы Мансур Урмеев һәм башкалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100