Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстанда Президент вазифасын вакытлыча башкаручыны расладылар
Агентлык әңгәмәдәше ачыклык керткәнчә, сенат вәкиле Нигматилла Юлдашев вазифадан баш тартуын белдергән
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Премьер-министры Шәфкать Мирзиеев республика парламентының ике палатасы утырышында Үзбәкстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы итеп расланды. Бу хакта парламентның түбән палатасы вәкиле хәбәр итә дип яза "РИА Новости ".
Агентлык әңгәмәдәше ачыклык керткәнчә, сенат вәкиле Нигматилла Юлдашев вазифадан баш тартуын белдергән.
Үзбәкстанның беренче Президенты Кәримов җомга 78 яшендә инсульттан вафат булды. Ил конституциясе буенча Президентның вазифаларын вакытлыча башкаручы Юлдашев була.
Конституция буенча дәүләтнең яңа башлыгын сайлау өч ай дәвамында булачак. Үзәк сайлау комиссиясе сайлау көнен билгеләячәк. Экспертлар фикеренчә, Кәримовка алмашка Мирзиеев килергә мөмкин. Шулай ук аналитиклар Президентлыкка кандидатлар арасында илкүләм куркынычсызлык хезмәте башлыгы Рөстәм Иноятов та булырга мөмкин дип белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз