news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда Президент сайлауларында Шәүкәт Мирзияев җиңде

Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов үлгәннән соң Шәүкәт Мирзияев дәүләт башлыгы вазифасын башкаручы булып калган иде.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Үзбәкстанда Президент сайлауларында дәүләт башлыгы вазифасын башкаручы Шәүкәт Мирзияев җиңде. Бу хакта илнең Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән Lenta.ru хәбәр итә.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Шәүкәт Мирзияевны яклап, сайлауларда катнашучыларның 88,61 проценты тавыш биргән.

Сайлауларның нәтиҗәләре игълан ителгәч, сәясәтче митингта чыгыш ясап, шулай ук бу сайлауларда катнашкан көндәшләренә рәхмәт сүзләре җиткергән.
 
Үзбәкстанда вакытыннан алда сайлаулар 4 декабрьдә узды. Моңа кадәр дәүләтне җитәкләгән 78 яшьлек Ислам Кәримов быел 2 сентябрьдә инсульттан вафат булган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100