news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда Президент сайлауларында катнашучы кандидатлар документларын тапшырган

Сайлаулар 4 декабрьгә билгеләнгән.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанда рәсми теркәлгән дүрт сәяси партия дә Президент сайлауларында катнашу өчен үз документларын теркәүгә документлар тапшырган, дип хәбәр итә республика Үзәк сайлау комиссиясе матбугат үзәге.

2 сентябрьдә Үзбәкстанның беренче Президенты Ислам Кәримов 78 яшендә вафат булды. 

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы - Премьер- министр Шәфкать Мирзиеев. Сайлаулар 4 декабрьгә билгеләнгән.

23 сентябрьдә Үзәк сайлау комиссиясе илдә теркәлгән 4 сәяси партияне Үзбәкстан президенты сайлауларында катнаштыру турында карар кабул иткән. Президент вазифасына кандидатларны теркәү 30 октябрьдә тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100