news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды

Кичәне оештыруда Каршы шәһәренең 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе дә ярдәм иткән.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Кашкадәрья өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган чара үткәрде.

Аны оештыруда Каршы шәһәренең 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе дә ярдәм иткән. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстан республикасындагы даими вәкиллеге белдерә.

Чарада катнашучыларга үзәк директоры Фирүзә Ихсанова доклад презентациясе тәкъдим итте, диелә хәбәрдә. Слайдлар татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән тормышына һәм иҗатына багышланган иде.

Кичәдә Тамара Исакулова, Дилнура Мәхмәдәлиева, Асилә Бәхтиярова, Ясминә Ташниязовалар «Балалар — җир чәчәкләре» әдәби композициясе кысаларында Муса Җәлилнең шигырьләрен рус телендә укыганнар.

Ринат Вәлиев һәм Ибраһим Тимуров Муса Җәлил иҗат иткән «Чишмә» шигыренең лирик юлларын яңгыраткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100