news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда мөселманнар өчен турлар оештырылачак

Ислам туризмы белән чит ил вәкилләре кызыксынган.

(Сәмәрканд, 9 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Үзбәкстанда мөселманнар өчен туризм юнәлешләре булдырылачак. Бу хакта бүген Татарстан журналистлары белән очрашуда Сәмәрканд өлкәсенең туризмны үстерү идарәсе җитәкчесе Илһом Суванов белдерде. Очрашу Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең пресс-туры кысаларында оештырылды.

"Зиярат кылу мөмкинлеген бирә торган туризм белән күптән түгел Малайзия һәм Индонезиядән килгән белгечләр кызыксынды. Төркия мөселманнары арасында да Үзбәкстандагы ислам тарихына бәйле объектлар белән танышырга теләүчеләр күп икәнен беләбез. Шулай ук бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән сөйләшү дә булды. Бу мәсьәлә иң югары дәрәҗәдә каралды. Ил башлыгы зиярат кылу туризмын үстерүне бурыч итеп куйды. Хәзерге вакытта Үзбәкстанның туризм өлкәсе вәкилләре әлеге турларны оештыру юнәлешендә эш алып бара", – дип җавап бирде Илһом Суванов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравына.

Сәмәрканд өлкәсенең туризмны үстерү идарәсе җитәкчесе белдерүенчә, мөселманнарны аеруча Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә урнашкан объектлар кызыксындыра. Мәсәлән, Сәмәркандта имам Әл-Бохари мавзолее, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) икетуган абыйсы, Сәмәркандка исламны алып килгән Кусам ибн Әббәс белән бәйле Шохи Зинда комплексы, Бохарада Баһаветдин Накшбанди мавзолее (ул мөселман дөньясында Мәккә һәм Мәдинәдән соң изге урын санала) бар.

"Әмма махсус турлар булдырылганын көтмичә дә, бу объектларны карап була. Үзбәкстанда мөселманнар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Әйтик, хәләл ризык белән тәэмин итүдә бернинди кыенлык юк, Үзбәкстанда һәр җирдә хәләл ризык бар", – диде ул.

Илһом Суванов Үзбәкстан авиакомпанияләренә билет хакын арзанайту бурычы куелганын да әйтте. Мәсьәләне контрольдә тоту Үзбәкстан премьер-министрына йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100