news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда беренче Президент Ислам Кәримовның исемен мәңгеләштерәләр

Үзбәкстан Республикасының беренче Президенты истәлегенә мемориаль комплекс, музей ачылачак, һәйкәлләр куелачак.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев “Үзбәкстанның беренче Президенты Ислам Абдулгани улы Кәримовның истәлеген мәңгеләштерү турында”гы карарга кул куйган. Ислам Кәримов истәлегенә Сәмәркандта мемориаль комплекс, музей ачылачак һәм өч шәһәрдә һәйкәл куелачак. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Хөкүмәткә бу уңайдан күреләчәк чараларның планын эшләү бурычы йөкләнгән. Аерым алганда, беренче Президент истәлегенә, Сәмәркандта, аның җирләнгән урынында мемориаль комплекс булдыру каралган.

Алдан игълан ителгән халыкара иҗади бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче президентка һәйкәлләр Ташкент, Сәмәрканд һәм Каршида куелачак.

Дәүләтнең элеккеге башлыгының Ташкенттагы резиденциясендә Ислам Кәримов исемендәге фәнни-мәгариф мемориаль комплекс, ә Сәмәркандта музей ачылачак.

Ташкент дәүләт техник университетына, Асак шәһәрендәге автомобиль заводына, Фергана шәһәрендәге Сәнгать сараена, Ташкент халыкара аэропортына, Ташкент шәһәрендәге һәм башка өлкәләрдәге үзәк урамнарга Ислам Кәримов исеме биреләчәк.

Карар нигезендә, дәүләттә ел саен 30 гыйнварда Ислам Кәримовның туган көне билгеләнеп үтеләчәк, ә аның вафат булган көне 2 сентябрь – Беренче Президентны искә алу көне булачак.

Шулай ук Ислам Кәримов исемендә югары уку йортлары студентлары өчен Дәүләт стипендиясен булдыру, фәнни һәм әдәби әсәрләр язу, Үзбәкстанның элеккеге лидеры турында документаль һәм нәфис фильмнар төшерү дә каралган.

Ислам Кәримов 2016 елның 2 сентябрендә, 79 яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100