Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстанда беренче мөселман кунакханәсе барлыкка киләчәк
Мөселманнар арасында туристик юнәлешләр популярлыгы рейтингында Үзбәкстан 28нче урынны яулады.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Озакламый Үзбәкстанда беренче хәләл кунакханә барлыкка киләчәк. Бу хакта Үзбәкстанның туризмны үстерү дәүләт комитеты “Хәләл-туризм” темасына уздырган презентациядә билгеле булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Мөселманнар арасында туристик юнәлешләр популярлыгы рейтингында Үзбәкстан 28нче урынны яулады. Алдагы урыннарны Индонезия, Малайзия һәм Төркия били.
Һәр елны төрле илләр буйлап 150 миллионлап мөселман сәяхәт итә. Әлеге сан үсә һәм хәләл туризм популярлаша бара. Шул ук вакытта ислам динен тотучылар туристик хезмәтләрнең үзенчәлеген истә тотып – хәләл туклану, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым коену урыннары, намаз уку урыннары булган җирләрне тәкъдим итүче илләрне сайлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз