Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстанда Бәйсезлек көненә багышланган бәйрәм чаралары булмаячак - Би-би-си
Чаралардан баш тартуның сәбәбе хәбәр ителми
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Үзбәкстанда Бәйсезлек көненә багышланган бәйрәм чаралары булмаячак, дип хәбәр итә Би-би-си Ташкенттагы чыганакларга сылтама белән.
Чаралардан баш тартуның сәбәбе хәбәр ителми. Халык өчен бәйрәм паркларда, шул исәптән Ташкент үзәгендә урнашкан Милли паркта да үтәргә тиеш булган.
Әлегә Ташкент администрациясеннән, шулай ук мәдәният һәм спорт министрлыгыннан чараларның булу-булмавы хакында хәбәр алынмаган.
Аңа кадәр "Фергана" матбугат чарасы Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның башына кан савып вафат булуы турында хәбәр иткән иде. Әмма Үзбәкстан президенты аппаратында РИА Новостига әлеге хәбәрне расламаганнар.
Ислам Кәримов якшәмбе көнне хастаханәгә эләккән иде. Дүшәмбе иртән аның кызы Лола Кәримова-Тилляева Instagram социаль челтәрендә әтисенең башына кан савып хастаханәдә ятуы хакында язды, хәленең тотрыклы булуын белдерде. "Гайбәтләргә юл куймас өчен үз битемдә узган ялларда безнең гаиләдә әти белән булган күңелсез хәл булуы турында сөйлисем килә. Шимбә иртән аның миенә кан саву сәбәпле, хастаханәгә озатылды, хәзер реанимация бүлегендә ята", - дип язган иде Лола Кәримова-Тилляева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз