news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанда 13 яңа мәчет ачылган

2018 елда Үзбәкстанның 7200 гражданы хаҗда булган.

Үзбәкстанда 13 яңа мәчет ачылган
архив

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елда Үзбәкстанда 13 яңа мәчет ачылган, 39 мәчет төзелгән һәм йөзләбе ремонтланган. Бу хакта Үзбәкстан мөселманнар идарәсенә сылтама белән Анадолу хәбәр итә.

Үзбәкстан мөселманнар идарәсе бер ел эчендә башкарган эшләр исемлегендә Халыкара ислам академиясе, Халыкара ислам цивилизациясе үзәге, "Вакф" хәйрия фонды һәм “Фәнни хәдис мәктәбе” югары ислам мәгариф учреждениесе бар.

Идарә мәгълүматлары буенча, 2018 елда Үзбәкстанның 7200 гражданы хаҗда булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot