news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан туристлар өчен самолет бәяләрен төшерәчәк

Самолет бәяләре монополияне берничә компаниягә алыштыру хисабына төшәчәк.

Үзбәкстан туристлар өчен самолет бәяләрен төшерәчәк
архив/Регина Гумарова

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның Диния нәзарәтендә Үзбәкстанның туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итү чарасында Үзбәкстан туризмны үстерү буенча Дәүләт Комитеты рәисе Абдулазиз Аккулов самолет бәяләренең төшәчәген әйтте.

“Билет бәяләре алдагы 3-4 айда төшәр дип әйтә алмыйм, ләкин якын киләчәктә билетларның чит ил перевозчикларының артуы хисабына арзанаячак. Элек монополия булганга, билет бәяләрен төшерү мөмкинлеге юк иде. Алдагы елда билет бәясе 30-40 процентка төшәр дип өметләнәбез ”, - диде рәис.

Абдулазиз Аккулов әйтүенчә, самолет бәяләре монополияне берничә компаниягә алыштыру хисабына төшәчәк.

“Бездә хәзер реформа бара. Кызганыч, безнең авиалиния системасында монополия формалашкан иде. Бүгенге көндә Президент карары буенча күчерү, аэропортларны, аэронавигация хезмәтләрен бүлү һәм Үзбәкстанга башка авиакомпанияләрне җәлеп итү бара. Бу авиабилетларны арзанрак бәядән сату мөмкинлеге бирәчәк”, - диде Абдулазиз Аккулов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100