Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстан татары: Тукай Алишер Нәвои кулланган нәзирә жанрына үзгәреш керткән булган
Фирүзә Ихсанова фикеренчә, нәзирә жанры Габдулла Тукай иҗатында яңа эчтәлек ала.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге директоры Фирүзә Ихсанова Алишер Нәвои башлап җибәргән нәзирә жанры формасы Габдулла Тукай иҗатында яңа эчтәлек алуын әйтте.
Моны ул шагыйрьнең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы мисалында аңлатты.
«Габдулла Тукай нәзирә жанрын үз максатларында гына кулланган. Бу аспектта ул борынгы Болгар әдәби чыганагын үрнәк итеп алып, нәзирә жанрында иҗат итүчеләрнең традицияләрен дәвам итә. Шагыйрь сатирик поэмасында ватаны өчен җаны һәм йөрәге белән сызлана», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
- Нәзирәчелек — урта гасырларда шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында киң таралган шигъри форма. Аның асылында башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туып, аңа охшатып яңа әсәр язу була.
«Алишер Нәвои һәм Көнчыгышның башка күренекле шагыйрьләре Габдулла Тукайның халык шагыйре булуына зур йогынты ясаган дип уйларга нигез бар», — ди үзәк директоры.
Фирүзә Ихсанова әйтүенчә, XV–XVI йөздә үзбәк әдәбияты чәчәк ата башлый. «Төрки телдәге әдәбиятта әйләнә-тирә дөньяга мөрәҗәгать итү чагылыш таба, бу исә Алишер Нәваи әсәрләрендә дә тасвирлана. Габдулла Тукай XX гасыр башында татар телен актив рәвештә үзгәртә башласа, Алишер Нәваига шундый ук вазифаны башкара», — диде ул.
Фирүзә Ихсанова бу фикерен Кашкадәрья дәүләт университетының филология факультетында мәгърифәтче һәм үзбәк әдәби теленә нигез салучы Алишер Нәвоиның тууына 580 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада да белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз