news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан татарларына КФУда уку өчен тест эшләттеләр

КФУ вәкилләре бакалавриатка 175 һәм магистратурага 8 абитуриентка тест биремнәре һәм әңгәмә уздырды.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). 19-21 сентябрь көннәрендә Ташкентта яшәүчеләр Үзбәкстанның Милли университетында КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының тест биремнәрен эшләделәр һәм әңгәмә уздылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкиллеге хәбәр итә. 

Тестны бакалавриатка 175 һәм магистратурага 8 абитуриент эшләде. Биремнәр Үзбәкстанда яшәүче ватандашлар өчен ике диплом программасы кысаларында узды.

Казан университеты белгечләренең Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Милли университетның профессор һәм укытучылар составы белән түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкиллеге дә катнашты.

Вәкиллектә Татарстан вузларына укырга керергә теләүче абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен ел саен консультацияләр уза. Узган елда КФУга Үзбәкстаннан 516 кеше укырга кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot