news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан татарлары ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан музыкаль котлау яздырган

Феруза Халдарова, Рәйхан Мәннәпова һәм Римма Гыйззәтуллина «Туган җирем, минем Татарстан!» җырын башкарган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан татарлары ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан музыкаль котлау яздырган. Сюжетны 30 августта ТНВ-Планета телеканалы күрсәтте.

«Туган җирем, минем Татарстан!» җырын Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисткасы Феруза Халдарова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Мәннәпова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйззәтуллина башкара. 

Котлау Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге ярдәме белән әзерләнгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot