news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан татарлары Нәүрүзне дүрт көн рәттән бәйрәм иткән

Сәхнәдә Үзбәкстанда яшәүче барлык халыкларның ансамбльләре чыгыш ясаган. Күңелле җырлар халык биюләре белән үрелеп барган.

Үзбәкстан татарлары Нәүрүзне дүрт көн рәттән бәйрәм иткән
tatarlar.uz

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 2019 елның 21 мартында Яшьләр советы рәисе Әнвәр Бегишев җитәкчелегендәге Татар мәдәнияте үзәге активистлары Ташкентның Хумо арена сәхнәсендә Нәүрүзне бәйрәм итүдә катнашкан. Бу хакта Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер үк вакытта төп чаралар Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитеты янындагы мәйданда да оештырылган. Көн яңгырлы булганлыктан, чыгышлар кыскартылган программа буенча барган һәм төп чараларны 22 мартка күчерергә карар кылынган.

Бу көнне мәйданда Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин җитәкчелегендәге Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан татар мәдәниятенә һәм мәгариф, мәдәниятне үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән мәшһүр татарларга багышланган күргәзмә оештырылган. Күргәзмәдә татар милли ризыклары белән танышып кына калмыйча, аларны авыз итеп карау мөмкинлеге дә тудырылган.

Сәхнәдә Үзбәкстанда яшәүче барлык халыкларның ансамбльләре чыгыш ясаган. Күңелле җырлар халык биюләре белән үрелеп барган.

Бәйрәмгә килгән кунаклар татар милли киемнәре кигән активист егетләр һәм кызлар белән бик теләп фотога төшкән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot