news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан Төркия гражданнары өчен визасыз режим кертә

Чикләүләрне бетерү 30 көн дәвамында гамәлдә булачак.

Үзбәкстан Төркия гражданнары өчен визасыз режим кертә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев Төркия, Индонезия, Көньяк Корея, Малайзия, Сингапур, Япония һәм Израиль гражданнары өчен 10 февральдән визасыз режим кертү турындагы карарны имзалады, дип хәбәр итә “Анадолу” агентлыгы.

Чикләүләрне бетерү 30 көн дәвамында гамәлдә булачак.

Республикага визасыз керү гражданнарга 2018 елның 10 февралендә тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук, бу режим илгә даими рәвештә авиаочышлар оештыра торган авиакомпанияләрнең самолет экипажлары өчен дә гамәлгә кертеләчәк.

Әлеге документ нигезендә 39 ил гражданнарына җиңеләйтелгән тәртип буенча туристик виза алу мөмкин булачак. Документларны кабул итү көнен исәпкә кертмичә, визалар ике көн эчендә әзерләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100