news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан президентының баш миенә кан сауган

Сәясәтченең кызы "аның гаиләсенең шәхси киңлеккә хокукын хөрмәт итүне" сораган

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов, баш миенә кан саву сәбәпле, реанимациядә ята, аның хәле тотрыклы дип язган сәясәтченең кызы Лола Кәримова-Тилляева Instagram челтәрендә үз битендә. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.

Элегрәк Үзбәкстан массакүләм мәгълүмат чаралары Кәримовны дәвалана дип хәбәр иткәннәр иде. Президентның авыру нечкәлекләре һәм дәвалану срогы турында хәбәр ителмәде, бу дәүләт башлыгына инсульт булу турында имеш-мимешләр таралуга китерде.

"Гайбәтләргә юл куймас өчен үз битемдә узган ялларда безнең гаиләдә әти белән булган күңелсез хәл булуы турында сөйлисем килә. Шимбә иртән аның миенә кан саву сәбәпле, хастаханәгә озатылды, хәзер реанимация бүлегендә ята. Аның хәле тотрыклы дип бәяләнә, әмма ниндидер фаразлаулар ясарга иртәрәк", - дип язган Лола Кәримова-Тилляева.

Сәясәтче кызы шулай ук "аның гаиләсенең шәхси киңлеккә хокукын хөрмәт итүне" сораган.

Кремльдә Кәримовның тизрәк савыгуын теләгәннәр. "Без президентның сәламәтлеге турында бары уңай хәбәрләр генә алырга телибез", - дип белдергән Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

news_right_1
news_right_2
news_bot