news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан һәм Татарстан галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани мирасын бергә өйрәнәчәк

Бүген Үзбәкстан Республикасының Бохара шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасының Бохара шәһәрендә узган түгәрәк өстәлдә Үзбәкстан һәм Татарстан галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани мирасын бергә фикер алышып өйрәнергә теләк белдерделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Үзбәкстан Республикасының Бохара шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты. Ул әлеге чараның юкка гына Бохара шәһәрендә уздырылмаганлыгын әйтте. “Быел Татарстан Президенты тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Мәрҗани исеме Бохара һәм Сәмәрканд исемнәре белән бәйле, монда ул белем алган”, - диде Васил Шәйхразиев галимнең мирасы белән таныштырганда.

"Мәрҗани татар галиме генә түгел, ул - бөтен дөнья галиме", - дип саный Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институты бүлеге җитәкчесе урынбасары Равшан Назаров. Ул Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүдә Татарстан галимнәре белән дә хезмәттәшлек итү юлларын арттырыга кирәк дигән фикерне җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100