Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстан мөселманнары идарәсе: Юлда тизлек арттырып һәлак булу үзеңә кул салуга тиң
«Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү шәригатьнең өч максатына ирешергә ярдәм итә: сәламәтлекне саклау, буынны саклау, милекне саклау», — диелә ведомство хәбәрендә.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Шәригать кануннары буенча социаль кагыйдәләр булып саналган һәм мәҗбүри булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында фәтва игълан итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
«Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү шәригатьнең өч максатына ирешергә ярдәм итә: сәламәтлекне саклау, буынны саклау, милекне саклау», — диелә ведомство хәбәрендә.
Тизлек арттыру сәбәпле һәлак булган машина йөртүче шәригать кануннары буенча, үз-үзенә кул салган кеше булып санала, дип ассызыклана хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз