news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан Казахстанның көньягында биш мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи

Проект идеясен Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев хуплаган.

Үзбәкстан Казахстанның көньягында биш мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Казахстанның көньягындагы Төркестан шәһәрендә 5 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

«Казинформ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, проектны тормышка ашыру идеясен Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев хуплаган.

Объектның тышкы һәм эчке ягы шәрыкъ стилендә бизәләчәк. Төркестанда төзелә торган мәчетнең гомуми мәйданы 5000 квадрат метр. Мәчетнең тирә-ягында тагын 3000 кеше сыя алачак.

Архитектура комплексында шулай ук, дини йолалар үткәрү бинасы, конгресс-холл, 180 урынлы мәдрәсә, китапханә, спорт мәйданчыклары, 500 урынлы автостоянка һәм фонтан булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot