Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Үзбәкстан ислам хәрәкәте» террористик ячейкасында катнашкан 22 кеше тоткарланган*
Тоткарлаулар Мәскәүдә, Новосибирскида һәм Красноярск краенда узган.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). «Үзбәкстан ислам хәрәкәте» террористик ячейкасында катнашкан 22 кеше тоткарланган*. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәте матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре һәм росгвардиячеләр Мәскәүдә, Новосибирскида һәм Красноярск краенда халыкара террорчылык оешмасының 22 катнашучысын тоткарлаган, алар арасында башлыклары да, гади катнашучылары да бар.
Ячейкада терактлар кылырга өндәүләре, рекрутларны хәрби хәрәкәтләр зоналарына күчерүләре, шулай ук Сирия Гарәп Республикасында террористик структурада катнашучыларны финанслаулары ачыкланган.
Тоткарланганда тыелган дини әдәбият, пропаганда видеоматериаллары, шулай ук хокукка каршы эшчәнлек алып бару өчен кулланылган ялган мәгълүматлы паспортлар табылган һәм алынган.
*«Үзбәкстан ислам хәрәкәте» - Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз