news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан делегациясе «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды

Үзбәкстан делегациясенең максаты – Россиядәге иң уңышлы махсус икътисади зона тәҗрибәсен өйрәнү.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Сәмарканд өлкәсе делегациясе хоким Химмәт Окбутаев җитәкчелегендә Татарстанга эшлекле сәфәр кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды. Кунакларны Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев озатып йөрде, дип хәбәр итә махсус икътисади зонасы матбугат хезмәте.

Үзбәкстан делегациясенең максаты – Россиядәге иң уңышлы махсус икътисади зона тәҗрибәсен өйрәнү. Алар Сәмәрканд өлкәсендә үзләренең сәнәгать-җитештерү зонасын төзү өчен тәҗрибә алырга ниятли.

Алабугадан соң делегация Чаллыга юл тотты, алар бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot