news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан авиакомпанияләре чартер рейслары башкарачак

Хәзерге вакытта Татарстаннан Үзбәкстанга регуляр очышлар оештырыла.

(Сәмәрканд, 13 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев, илгә туристлар җәлеп итү йөзеннән, чартер рейсларын арттыру бурычын куйган. Бу хакта ул Сәмәрканд өлкәсе халык депутатлары Киңәшенең чираттан тыш сессиясе барышында белдергән.

Үзбәкстанга чартер рейслары Малайзия, Индонезия, Кытай, Япониядән булдырылачак. Киләчәктә, кызыксыну булса, Казаннан да чартерлар ачу мөмкинлеген булдырырга тырышырбыз, диде Сәмәрканд өлкәсенең туризмны үстерү идарәсе җитәкчесе Илһом Суванов Татарстан журналистлары белән очрашуда. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Үзбәкстанның туристик потенциалын бәяләү максатыннан бирегә Татарстанның әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм популяр блогерлар пресс-сәяхәт кыла. 

Хәзерге вакытта Татарстаннан Үзбәкстанга регуляр очышлар оештырыла. Казан халыкара аэропортыннан Ташкентка һәм Сәмәркандка, Фирганәгә рейслар бар.

Туризмны үстерү өстенлекле юнәлеш буларак Үзбәкстанда быел җәй билгеләнгән. Бу эшне контрольдә тоту өчен дүрт регионда – Бохара, Сәмәрканд, Һива, Ташкент өлкәләрендә губернаторларның туризм буенча урынбасары вазифасы булдырылган. 2017-2020 елларга туризмны үстерү дәүләт программасы кабул ителгән.

Хәзерге вакытта Үзбәкстанга чит илдән туристлар агымы елына 3 миллион кеше тәшкил итә. Иң күп туристлар Европа илләреннән – Испания, Италия, Бөекбританиядән килә, икенче урында – АКШ, өченче урында Азия илләре – Япония, Көньяк Корея, Кытай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100